Балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары бирү турында закон кертелде
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 сентябреннән ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерү мөмкинлеген бирү турында закон имзалады. Документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ».